Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитик эш, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Алексеевск муниципаль районында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшерделәр.
Тикшерүләр барышында коррупциягә каршы республика программасы белән каралган коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру эше өйрәнелде. Аерым алганда, коррупциягә каршы комиссияләрнең, хезмәттә үз-үзеңне тотуга карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эшләве мәсьәләләре, норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясауны оештыру мәсьәләләре һәм программаны гамәлгә ашыру буенча башка мәсьәләләр каралды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының рәсми сайтларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары таләпләре нигезендә Алексеевск районының һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтларындагы “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырылган мәгълүмат өйрәнелде. Шуңа бәйле рәвештә Алексеевск районы җирле үзидарә органнарының һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырылган мәгълүматны әлеге таләпләргә туры китерү буенча уңай эш нәтиҗәләрен билгеләп үтәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында, программаны гамәлгә ашыруның гомуми мәсьәләләре белән бергә, республика бюджетыннан акчалар бүлеп биреп үтәлеше әлеге Министрлыкка йөкләнгән махсус чаралар каралды.
Алексеевск районында коррупциягә каршы өлкә буенча тикшерүнең беренчел йомгаклары Алексеевск районы башлыгы урынбасары Белова Г.В. һәм районда коррупциягә каршы чаралар уздыру өчен җаваплы затлар белән ясалды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында тикшерү йомгаклары буенча эшләр буенча идарәче Миңнегулов А.М. белән киңәшмәдә фикер алышынды.
Тикшерү йомгаклары буенча киңәшмәләрдә 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасында каралган аерым юнәлешләр буенча эшне камилләштерү һәм активлаштыру турында тәкъдимнәр әйтелде.
Алексеевск районындагы тикшерү йомгаклары буенча белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында тикшерү йомгаклары буенча белешмә шулай ук әлеге бүлекчәдә урнаштырылачак.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте