ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча республикада ел саен уздырыла торган экспертлар конкурсында катнашуга 2016 елның 1 октябреннән гаризалар кабул ителә башлавы турында белдерә.

2016 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт  хезмәткәрләре спартакиадасы ярышлары кысаларында “Ишкәкле спорт төрләре үзәге” спорт комплексында мини-футбол буенча ярышларның төркем этабында катнаштылар.

2016 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне” дип аталган киң масштаблы табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

2016 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы  залында Р.А.Шәрифуллин рәислегендә узган утырышта катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International