Татарстан Республикасы Кукмара һәм Саба муниципаль районарында хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү турында

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2013 елның 21-22 маенда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Кукмара һәм Саба муниципаль районарында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны һәм аның торышын өйрәнделәр.
Киләчәктә башка районнарга да чыгуга бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең оештыру киңәшмәсе булып узды, аны эш төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов алып барды.
Киңәшмәдә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең җаваплы секретаре В.А.Сәлимов чыгыш ясады, ул эш төркеме әгъзалары алдына конкрет бурычлар һәм максатлар куйды, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнгәндә аеруча игътибарны таләп итә торган мәсьәләләрне дә атап үтте.
Тикшерү барышында эш төркеме әгъзалары әлеге районнарның җирле үзидарә органнарының 2011 – 2014 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны үтәү буенча, шулай ук Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен, сыраны һәм тәмәкене чамадан тыш куллануны профилактикалау һәм халыкта сәламәт яшәү рәвеше булдыру эшчәнлегенең торышын өйрәнделәр.
Моннан тыш, составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары расланган план-задание нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген аның төрле юнәлешләре буенча тикшерделәр.
Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре районнарның административ комиссияләре эшчәнлеген дә тикшерделәр, муниципаль норматив хокукый актларга һәм муниципаль норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген өйрәнделәр.
Ике районда да хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны һәм торышын өйрәнү нәтиҗәләре буенча тикшерүләр йомгаклары буенча фикер алышынды, аның барышында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Уздырылган чараларның йомгаклары буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов, Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең җаваплы секретаре В.А.Сәлимов һәм Татарстан Республикасы Җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру идарәсе башлыгы М.А.Зарипов катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International