2013 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика муниципаль хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен укыту семинары уздырылды, анда капиталь төзелеш объектларын кадастр исәбенә алу; күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм алар белән алыш-биреш килешүләрен дәүләт теркәвенә алганда вәкиллек; Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм алар белән алыш-биреш килешүләрен бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат бирү турындагы мәсьәләләр каралды. Семинар видеоконференция режимында, республиканың барлык районнары белән тоташтырылып узды.
Семинар укуларының тематикасы очраклы гына сайланмый. Укыту семинарларын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештыру Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе коллегиясенең 2013 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында уздырылган киңәйтелгән утырышы беркетмәсен үтәү йөзеннән башкарылды.
Семинар укуларын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары -Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов ачты. Үз чыгышында ул фикер алышына торган мәсьәләләрнең җирле үзидарә органнары өчен актуальлегенә, бу мәсьәләләрне карап кына калмыйча, хәл итәргә кирәклегенә басым ясады.
Тематик материалны бәян итү өчен укуларга Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, “Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Федераль кадастр палатасы” ФДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре чакырылды.
Май аендагы семинар муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары сериясендә соңгысы иде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте