Бүген, 2013 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә расланган исемлек буенча аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 15 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Дәүләт граждан хезмәткәренә законнар нигезендә аерым квалификация таләпләре белдерелә. Аларга һөнәри дәрәҗәсенә, граждан хезмәтендәге стажына яисә белгечлеге буенча эш стажына (тәҗрибәсенә), вазыйфаи бурычларын башкарганда кирәкле һөнәри белемнәренә һәм күнекмәләренә карата таләпләр керә.
Аттестация барышында комиссия әгъзалары җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәренең квалификация таләпләрендә күрсәтелгән һөнәри әзерлек дәрәҗәсенә туры килү-килмәвен, шулай ук вазыйфаи регламент белән билгеләнгән вазыйфаи бурычларын үтәвен бәяләделәр.
Аттестация хезмәт буенча үстерү өчен аеруча перспектив дәүләт хезмәткәрләрен ачыкларга; хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре җитәрлек дәрәҗәдә булмаган дәүләт хезмәткәрләрен яңадан әзерләүгә һәм квалификациясен арттыруга җибәрергә һәм билгеле бер шартларда биләгән вазыйфасына туры килмәгән дәүләт хезмәткәрләрен эшеннән азат итәргә ярдәм итә.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе әгъзалары түбәндәге карарны кабул иттеләр: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә, шуларның дүртесе – һөнәри әзерлек узу яисә квалификациясен күтәрү шарты белән узды.
Аттестация комиссиясе утырышын юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина алып барды. Комиссия эшендә бәйсез экспертлар М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин да катнаштылар.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте