Җирләрне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча киңәшмәдә

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

2013 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мәсьәләләре министрлыгында җирләрне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре дә катнашты.
Фикер алышына торган теманың актуальлеге җир кишәрлекләренең кадастр хакына кагылышлы суд дәгъваларының шактый булуыннан килеп чыга.
Фикер алышына торган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре җирләрнең кадастр хакына бәйле суд процессларында катнашу эшләрен оештыру турында мәгълүмат әзерләделәр, шулай ук әлеге суд эшләрендә җирле үзидарә органнарының мәнфәгатьләрен яклаганда барлыкка килә торган актуаль проблемалар буенча фикер алышуны кузгатып җибәрделәр. Моннан тыш, Юстиция министрлыгы белгечләре киңәшмәдә катнашучыларга гамәлдәге суд практикасы һәм җир кишәрлекләренә салым салуга кагылышлы законнарның өлешләре турында мәгълүмат җиткерделәр.
Эшче киңәшмәгә чыгарылган мәсьәләләр буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнаштылар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре чыгышлары барышында алар үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча, шулай ук салым салу буенча сораулар бирделәр. Барлык сорауларга да төпле җаваплар алынды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International