Пензада Универсиада Утын каршы алганда

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын ачу көннән-көн якыная бара, ул Татарстан Республикасында Казан шәһәрендә 2013 елның 6 июленнән алып 17 июленә кадәр барачак.
25 гыйнварда, Россия студентлары көнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Илнең көнчыгышыннан көнбатышына таба барганда Универсиада Уты маршруты Россиянең эре студентлар үзәкләре аша уза. Универсиада Уты Эстафетасы маршруты узган Россия шәһәрләре өчен бу вакыйга җанатарлар, спортчылар, студентлар өчен генә түгел, барлык кешеләр өчен дә бәйрәмгә әверелде. Универсиада факелын йөртүчеләр арасында Россия шәһәрләренең күп кенә күренекле спортчылары, тренерлары, волонтерлары, журналистлары, мөгаллимнәре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, шәһәрләрнең атаклы кешеләре һәм эшче һөнәре вәкилләре бар иде.
2013 елның 13 июнендә Универсиада Уты Пензага килеп җитте. 48 факел йөртүче Универсиада Утын Олимпия аллеясенә һәм Ленин мәйданына илтеп җиткерделәр, анда Универсиаданың төп символына багышланган тантана узды.
Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М. Корманов Пензада Татарстаннан вәкил һәм Универсиада Уты Эстафетасы этабы тантанасында катнашучы булды.
Бу вакыйгага багышланган тантанада Пенза шәһәре башлыгы Ю.П.Алпатов, шәһәр администрациясе башлыгы Р.Б.Чернов, Пенза дәүләт университеты ректоры А.Д.Гуляков катнашты.
Универсиада Уты Эстафетасы маршрутының киләсе шәһәрләренә – Саратовка, аннары Самара, Оренбург һәм Уфага юнәләчәк. Эстафета Казанда 2013 елның 6 июлендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы ачылу белән тәмамланачак.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International