Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация 14.06.2013

2013 елның 14 июне, җомга

2013 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының боерыгы нигезендә расланган исемлек буенча аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 11 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Аттестация барышында граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде.
Аттестацияләнә торган хезмәткәрләрнең эш тәҗрибәсен һәм сыйфатын, шулай ук куелган бурычларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүен исәпкә алып, комиссия әгъзалары дәүләт граждан хезмәткәренең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләделәр.
Уздырылган аттестация нәтиҗәсендә комиссия әгъзалары йомгак ясадылар һәм түбәндәге карарны кабул иттеләр: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә, шуларның 7 җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәре – квалификациясен күтәрү курслары үтү шарты белән.
Аттестация комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшләр белән идарәчесе, комиссия рәисе урынбасары С.А.Брусов алып барды. Комиссия эшендә бәйсез экспертлар М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International