Ростов-на-Дону Сабантуенда

2013 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарның милли бәйрәме Сабантуй күптән инде күпмилләтле бәйрәмгә әверелде. Бу күркәм бәйрәмне Татарстанда гына түгел, Россия регионнарында да, ерак һәм якын чит илләрдә дә бәйрәм итәләр.
2013 елның 15 июнендә Сабантуй Тын елга (Дон) җирендә Ростов-на-Дону шәһәрендә дә узды һәм анда 700дән артык кеше җыелды. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Ростов-на-Дону Сабантуена Татарстан вәкиле булып барды. Ул Тын елга җирендә яшәүче кешеләрне чын күңелдән Сабантуй бәйрәме белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов котлавын да аларга җиткерде.

Россия Федерациясе регионнарында Сабантуй уздыруда бик теләп һәм тырышып йөрүче татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан башкарып чыгарыла. Ростов-на-Донуда берничә еллар рәттән инде бу мактаулы эш белән "Якташлар" татар мәдәни үзәге шөгыльләнә.

Тантананың сценарие дистә еллар буена үзгәрми: татарча көрәш, тулы чиләкләр аскан көянтә белән йөгерү һәм башка бик күп традицион уеннар. Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында Ростов өлкәсенең иҗат коллективлары һәм Татарстаннан килгән профессиональ артистлар халык күңелен ачты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International