2013 елның19 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов киңәшмә уздырды, анда “Җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне алып бару өчен кирәкле җир кишәрлекләрен алу турындагы үтенечнамәләрне әзерләү һәм карау, шулай ук аларны алу турында карарлар кабул итү хакында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 03.04.2013 № 294 карары нигезендә җир кишәрлекләрен алу мәсьәләсе буенча фикер алышынды.
Мәсьәлә буенча фикер алышу Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, “Татнефть” ААҖ, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашында барды.
Киңәшмәдә катнашучылар җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләр алып бару өчен кирәкле җир кишәрлекләрен алу һәм аларны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең алда күрсәтелгән 03.04.2013 № 294 карары нигезендә җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга бирү механизмына кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләр алып бару өчен кирәкле җир кишәрлекләренә карата карарлар кабул итү тәртибе каралды.
Киңәшмә йомгаклары буенча карар кабул ителде: җир кишәрлекләрен алу һәм аларны нефть компанияләренә бирү буенча барлык мөмкин һәм тәкъдим ителгән вариантларны крарарга.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте