Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2013 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырылды, анда “2014–2020 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы проекты буенча фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 29.03.2013 № 214 карары белән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан әзерләнә торган һәм башкарма хакимиятнең шушы органнары каршындагы иҗтимагый советлар утырышларында алдан фикер алышынырга тиешле норматив хокукый актлар һәм бүтән документлар составын раслаган иде. Сүз норматив хокукый актлар проектларын билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына керткәндә, шулай ук теркәү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәргәндә тиешле иҗтимагый совет бәяләмәсн дә тапшыру турында бара. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең әлеге карары проектын эшләү инициаторы һәм эшләүчесе булды. Алда атап үтелгән документ нигезендә мондый актларга башка актлар белән беррәттән Татарстан Республикасының озак сроклы максатчан программалары һәм дәүләт программалары да кертелә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “2014–2020 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы проекты буенча фикер алышу өчен җыелдылар. Дәүләт программасы проекты уңай бәяләмә алды.
Аннары Иҗтимагый совет утырышында Совет составына яңа әгъза – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының граждан җәмгыяте институтларын үстерү комиссиясе рәисе, Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының оештыру эше проректоры, Россия туризм халыкара академиясенең Казан филиалы директоры Пономарев Кирилл Николаевичны кертү турындагы мәсьәлә каралды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тәкъдим иткән кандидатура буенча фикер алышканнан соң К.Н.Пономаревны Совет составына кертү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы беркетмәсе белән “Иҗтимагый совет” бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=250101  танышырга була.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International