2013 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында чираттагы киңәшмә уздырылды, анда җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне алып бару өчен җир кишәрлекләрен алу турындагы карарларны кабул итү тәртибе мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Аерым алганда, киңәшмәдә катнашучылар җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне башкару өчен кирәкле җир кишәрлекләрен алу механизмына, шулай ук вәкаләтле органнар тарафыннан тиешле карарлар кабул итү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, җир кишәрлекләрен алу һәм аларны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне алып бару өчен җир кишәрлекләрен алу, шулай ук аларны алу хакында карарлар кабул итү турында” 03.04.2013 № 294 карары нигезендә җир кишәрлекләрен алу һәм аларны җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга бирү мәсьәләсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татнефть” ААҖ катнашында каралган иде инде.
Киңәшмә йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә, әлеге мәсьәләләр буенча норматив хокукый акт әзерләү йөкләнде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте