Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә

2013 елның 28 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектларын тәкъдим итте:
1. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”.
Закон проекты “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында” Федераль законның 4 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2012 елның 30 декабрендә Федераль законны кабул итүгә бәйле рәвештә әзерләнде, ул статьяның яңа редакциясен күз алдында тота, ул статья балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре статусын һәм аларның төп вәкаләтләрен билгели.
2. “Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы взкаләтле вәкил турында”.
Закон проекты “Россия Федерациясендә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле затлар турында” 2013 елның 7 маендагы Федераль закон нигезендә әзерләнде. Федераль закон белән Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе субъектында вәкаләтле затлар вазыйфалары булдыру карала, шулай ук анда алар эшчәнлегенең төп принциплары билгеләнә.
3.“Югары Ослан муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
Мондый закон проектын әзерләү Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Введенский Бистәсе авыл җирлеге территориясендә Иннополис яңа торак пункты барлыкка килүгә бәйле. Әлеге торак пункты “Татарстан Республикасы Югары Ослан районы территориясендә яңа торак пункты – Иннополис төзү турында” Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 24 декабрендәге 2622-IV ДС номерлы карары нигезендә булдырыла.
Татарстан Республикасы Югары Ослан районында төзелә торган поселкка Иннополис исеме “Татарстан Республикасында географик объектка исем бирү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 апрелендәге № 394 карары нигезендә бирелде.
Закон проекты белән “Югары Ослан муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законынының 2 статьясына Иннополис поселогын Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының “Введенский Бистәсе авыл җирлеге” территориясе составына кертү юлы белән үзгәреш кертү карала.
4. “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
“Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын әзерләү зарурлыгы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлеге территориясендә урнашкан Кер-Хайван авылы атамасын Корайван дип үзгәртүгә бәйле.
5. “Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында”.
Әлеге закон проекты “Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясының беренче өлешенә Татарстан Республикасы министрлыкларының боерыклары һәм инструкцияләре, дәүләт комитетларының, ведомстволарының карарлары, боерыклары һәм инструкцияләре өчен, шулай ук алар тарафыннан расланган һәм норматив характерда булган нигезләмәләр, кагыйдәләр һәм башка актлар өчен, - кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау мәсьәләләре буенча, рәсми басылып чыккан көне дип шулай ук аларны массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлгән (17.04.2013 Эл сериясе № ФС77-53753 массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү таныклыгы) “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат рәсми сайты”нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) беренче мәртәбә рус һәм татар телләрендә урнаштыру (бастырып чыгару) көне саналу өлешендә үзгәреш кертүне күз алдында тота.
Проектны әзерләү Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының һәм ведомстволарының актларны бастырып чыгару буенча массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәт күрсәтүләре өчен түләүгә финанс чаралары җитмәү белән аңлатыла.
Шуңа бәйле рәвештә проект белән әлеге проблеманы федераль дәрәҗәдәгечә хәл итәргә тәкъдим ителә (2011 елның 21 октябрендәге 289-ФЗ номерлы Федераль закон).
Закон проектын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актлар иҗат итү өлкәсендәге эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге системасын тамырдан камилләштерергә мөмкинлек бирә һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә чаралар бүлеп бирүне таләп итми.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International