Саба муниципаль районында 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшерү һәм хокукый ярдәм күрсәтү турында

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

2013 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты составында җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү өчен Саба муниципаль районына бардылар.
Мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре А.А.Беденьгов һәм Н.А.Шакирова 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы гамәлләрен тормышка ашыруны тикшерделәр.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы каршындагы комиссия, хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, районның коррупциягә каршы программасы, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программ чараларны үтәү барышы өйрәнелде.
Коррупциягә каршы чаралар уздыру өчен район җирле үзидарә органнарындагы җаваплы затларга коррупциягә каршы эшне алып баруның аерым юнәлешләре буенча рекомендацияләр бирелде.
Шушы чара барышында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы Э.М.Аверьянова җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертүгә бәйле эшен өйрәнде. Аерым алганда, авыл җирлекләре башлыкларына муниципаль норматив хокукый актларны Регистрга кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрү тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат бирелде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәререлергә тиешле норматив хокукый актларны сайлап алу буенча методик ярдәм күрсәтелде.
Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгече О.В.Захватова муниципаль район һәм аның составына керүче җирлекләрнең сайтын алып бару эшен өйрәнде, аның йомгаклары буенча сайтны муниципаль норматив хокукый актлар белән тулыландыру турында рекомендацияләр бирелде. Шушы гамәл барышында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр бирелде.
Тикшерү йомгаклары һәм җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы көрәш һәм муниципаль норматив хокукый актларны Регистрга кертү эшен оештыру өлкәсендәге эшчәнлеген камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр район башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗановка җиткерелде.
Тикшерү йомгаклары буенча белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегенең “2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын үтәүне тикшереп тору” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International