2013 елның 8 июлендә Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы турында кодексы үз көченә керде.
Кодекс муниципаль хезмәт өлкәсендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын системалаштыруга, аларда каралган нормаларны килештерүне тәэмин итүгә һәм аларны актуальләштерүгә, шулай ук хокук куллануны уңайлы итүгә юнәлдерелә.
Кодекс Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне оештыру өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала, шулай ук федераль законнар нигезендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан муниципаль хезмәт үтү шартларын һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең хокукый хәлен (статусын) билгели, аерым алганда, Кодекста муниципаль хезмәткәрнең төп хокуклары һәм бурычлары, муниципаль хезмәт үтүгә бәйле чикләүләр һәм тыюлар, муниципаль хезмәткәргә хезмәт өчен түләү, муниципаль хезмәткәргә бирелә торган гарантияләр, муниципаль хезмәткәрнең эш стажы һәм башка мәсьәләләр чагылдырылган. Кодекста шулай ук муниципаль хезмәткәрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы белешмәләрне ничек тапшырырга тиешлеге күрсәтелгән.
Кодекс белән җирле үзидарә органнары депутатларының, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләренең даими эшләүче һәм хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзаларының, муниципаль берәмлекнең контроль-счет органы рәисенең һәм аудиторларының статусы билгеләнми, әгәр контроль-счет органы рәисенең һәм аудиторларының вазыйфалары муниципаль берәмлек вәкиллекле органының норматив хокукый акты белән муниципаль хезмәткәрләр рәтенә кертелмәгән булса.
Кодекс тексты "Республика Татарстан" газетасының 2013 елның 28 июнендәге 95 нче номерында һәм "Ватаным Татарстан" газетасының 2013 елның 29 июнендәге 100-104 номерында басылып чыкты.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге