Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып баруның актуаль мәсьәләләре турында

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

2013елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы Э.М. Аверьянова, шул ук бүлекнең әйдәүче киңәшчесе Р.Ш.Массарова, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты әйдәүче киңәшчесе К.Р. Хәсәнова җирле үзидарә органнарына консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Чаллы шәһәренә бардылар.
Әлеге чара кысаларында “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ф.И. Андреева, Мэр Аппаратының (шәһәр Советының) оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Әдһәмова Л.Ш., Башкарма комитет аппараты җитәкчесе И.М. Яруллина катнашында уздырылды, анда норматив хокукый актларны кабул итүгә, аларны муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында урнаштыруга, әлеге актларга коррупциягә каршы экспертиза ясауга һәм аларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен җибәрүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Киңәшмәдә ике як катнашында республика муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары муниципаль Регистрга кертү өчен үз актларын җибәргәндә законнарны типик рәвештә бозуга бәйле мәсьәләләр җентекләп каралды.
“Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” 09.02.2009 №14-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының муниципаль норматив хокукый актларны регистрга кертү өчен үз срогында җибәрүгә, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерүгә бәйле таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Эшче мәсьәләләр буенча фикер алышу барышында Министрлык белгечләре муниципаль регистрга кертелергә тиешле өстәмә белешмәләрне, аерым алганда, Прокурор мөнәсәбәте актларын, суд актларын һәм монополиягә каршы органнар күрсәтмәләрен үз вакытында җибәрү зарурлыгына басым ясадылар.
Район белгечләре белән берлектә муниципаль актлар регистрын алып бару өлкәсендә хезмәттәшлек эшен киләчәктә камилләштерү юллары билгеләнде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International