2013елның 6 ае эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының нормалар чыгару эшчәнлеген җайга салу һәм хокукый тәэмин итү буенча (шул исәптән норматив хокукый актлар проектларының федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына туры килү-килмәвен тикшереп тору буенча) максатлы эше дәвам ителде. Аерым алганда, 1269 норматив хокукый акт проектына экспертиза уздырылды;
54 норматив хокукый акт проекты эшләнде, шул исәптән 13 федераль закон проекты, 11 Татарстан Республикасы законы проекты, 7 Татарстан Республикасы Президенты Указы проекты, 17 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты, 6 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты.
Агымдагы елның 6 ае эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 720 Татарстан Республикасы норматив хокукый актына коррупциягә каршы экспертиза уздырылды, шулардан:
Татарстан Республикасы законнары проектлары – 80;
Татарстан Республикасы Президенты указлары проектлары – 34;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектлары – 606.
Коррупциоген факторлар 7 норматив хокукый акт проектында ачыкланды һәм эшләүчеләре белән берлектә алар бетерелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның беренче яртыеллыгына закон проекты эшчәнлеге планы нигезендә 5 Татарстан Республикасы законы проекты кертелде.
2013 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар уздыру буенча взкаләтле вәкил турында” 436 номерлы карарын кабул итте, аның нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре тәкъдиме буенча иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм җәмәгатьчелек фикерен белдерү өчен, шулай ук башлыча сәяси-икътисадый характердагы актуаль проблемалар уңаеннан җәмәгатьчелек фикерен гавами белдерү максатында гражданнарның күпләп булулары өчен махсус бирелгән яисә яраклаштырылган урыннарны билгеләү тәртибе турында министр боерыгы эшләнеп килә.
Гражданнарның түләүсез квалификацияле юридик ярдәм алуга Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе белән гарантияләнгән хокукларын гамәлгә ашыру максатларында 2013 елда Министрлык тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча кирәкле норматив хокукый актлар проектларын эшләү эше оештырылды. Башкарылган эш нәтиҗәсендә тиешле норматив хокукый база булдырылды.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 2 ноябрендә “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Әлеге Закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру чаралары хакында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.02.2013 № 69 карары кабул ителде.
“Авыр тормыш хәлләренә дучар булган гражданнарга кыен очракларда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара комиссия төзү турында” Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән 2013 елның 5 февралендә тиешле комиссия төзелде һәм аның составы расланды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге