Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.08.2011 № 687 карары нигезендә 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тора.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык ай саен Программаның муниципаль районнар тарафыннан һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында үтәлешен 2013 елга график буенча тикшерүләр уздыра.
2013 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Министрлык 5 муниципаль районда (Теләче, Биектау, Алексеевск, Бөгелмә, Саба районнарында) һәм республиканың 5 башкарма хакимияте органында (ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгында, Тарифлар буенча ТР дәүләт комитетында, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында) тикшерүләр уздырды.
Моннан тыш, Министрлык вәкилләре коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президентының 02.06.2012 № УП-415 Указы белән төзелгән республика эксперт төркеме составында Кама Тамагы, Чирмешән, Мамадыш, Балык Бистәсе муниципаль районнарында коррупциягә каршы комплекслы чаралар уздыруда катнашты.
2013 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча гамәлдәге Программа чараларын гамәлгә ашыру сыйфатының яхшыруын билгеләп үтте. “Коррупциягә каршы көрәш” рәсми сайтлары бүлекләрен эшләүдә алга китеш бар.
Коррупциягә каршы комиссияләргә һәм хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренә җәмәгатьчелек вәкилләре кертелде.
Әлеге комиссияләрнең эше быелның 1 яртыеллыгындагы активлашты, кайбер хакимият органнарында комиссияләр карарлары үтәлешен тикшереп тору системасы җайга салынган (мәсәлән, Бөгелмә районында, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында). Аларның эшчәнлеге турындагы мәгълүмат ачыграк була башлады.
Программаның программ чаралары исемлегенең 5.5.1 пунктын үтәү йөзеннән, “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларының коррупциягә каршы мәсьәләләр бүлекләрен "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карары эшләнде.
Программа үтәлешендәге уңай динамикасына карамастан, 2013 елның 1 яртыеллыгында кайбер чаралар үтәлми калган йә аерым башкаручылар үтәмәгән.
Программага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 17.08.2012 № 713 карары белән кертелгән чараларның да кайберләре үтәлмәгән.
Аерым алганда, башкарма хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәтләре бүлекчәләренең коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затлары эшчәнлегенә махсуслаштырылган компьютер программалары кертелмәгән (Программаның 1.4.6 пункты).
Татарстан Республикасында дәүләт граждан (муниципаль) хезмәткә керүче гражданнарны коррупция күренешләренә карата мөнәсәбәтләрен белү өчен ирекле рәвештә тестлар белән сынау барлык дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан үткәрелми (Программаның 1.12 пункты).
Республикада Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) вазыйфаларын биләүче затларны үз вазыйфасын биләүгә бәйле рәвештә бүләкләр алуы турында хәбәр итү бурычын куя торган норматив хокукый акт кабул ителмәгән (Программаның 1.13 пункты). Шул ук вакытта кайбер муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында (мәсәлән, Чаллы шәһәрендә) мондый актлар эшләнгән һәм кабул ителгән.
Министрлык тарафыннан урыннарда хакимият органнарының коррупциягә каршы эшчәнлеген оештыруда инновацион алымнар ачыклана.
1. Арча районында җирле үзидарә органнарына кергән аноним мөрәҗәгатьләргә, мондый мөрәҗәгатьләргә җавапларны җирле газетада бастырып, мөнәсәбәт системасы гамәлгә кертелгән.
2. Аксубай районында Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында коррупция фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин булган телефоннар номерлары язылган визиткалар әзерләнгән һәм таратылган.
3. Бөгелмә районында Коррупциягә каршы көрәш буенча Бөгелмә муниципаль районы башлыгы каршындагы комиссиянең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшләп килә, анда атна саен коррупциягә каршы комиссия әгъзалары кизү тора (расланган график буенча). Моннан тыш, Бөгелмә районында район һәм Бөгелмә шәһәре территориясендә коррупциягә каршы мониторинг оештыру турында актлар кабул ителгән, шулар нигезендә коррупциягә каршы мониторинг уздырыла.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сайтындагы “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә кызыклы һәм эчтәлекле “Коррупциягә каршы бюллетень” алып барыла.
5. Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгында холлында коррупциягә каршы роликлар трансляцияли торган электрон монитор урнаштырылган.
6. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында дәүләт граждан хезмәте узуга бәйле тыюларны үтәү темасына ирекле сораштыру уздырылган.
2013 елның 1 яртыеллыгында 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлеше турында тулы мәгълүмат Министрлык сайтындагы “Аналитик материаллар” бүлегендә урнаштырылган.