Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү турында

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

2013 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районына бардылар.
Әлеге чара кысаларында Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Т. Шаһалиев, Минзәлә муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы Р.Я.Салдаева, районның административ комиссиясе җаваплы секретаре Т.В. Докукина һәм район җирле үзидарә органнарының бүтән җаваплы хезмәткәрләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды. Күчмә чара барышында муниципаль районның һәм аның составына керүче җирлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килүче проблемалар, муниципаль район җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының муниципаль норматив хокукый актларны һәм аларның проектларын рәсми сайтта үз вакытында урнаштыру мәсьәләләре каралды. Район җитәкчелегенең игътибары район уставын да, җирлекләр уставларын да законнарга туры китерүгә юнәлдерелде. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча аерым муниципаль норматив хокукый актларны өйрәнү (гавами тыңлаулар, гражданнар җыеннары, референдумнар, халыктан сорашулар уздыру) күрсәткәнчә, федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр аркасында әлеге актларга үзгәрешләр кертергә кирәк.
Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан районның административ комиссиясе эшчәнлеге өйрәнелде, аның йомгаклары буенча эштә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча рекомендацияләр бирелде. Моннан тыш, җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасының № 60-ТРЗ Законын гамәлгә ашыру буенча 2013 елның беренче яртыеллыгында эшчәнлеген оештыру тикшерелде. Шуңа бәйле рәвештә административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар эшен активлаштыру тәкъдим ителде.
Шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар кабул итү һәм аларны Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” 09.02.2009г. №14-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының муниципаль норматив хокукый актларны Регистрга кертү өчен җибәрү срокларына, шулай ук законнарга каршы килә торган муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерүгә кагылышлы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар юнәлдерелде. Регистрга кертергә тиешле муниципаль норматив хокукый актларны сайлап алу өлешендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгече тарафыннан районның җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтелде. Аерым норматив хокукый актлар мисалында җирле үзидарә органнары игътибары типик хаталарга һәм техник-юридик характердагы җитешсезлекләргә юнәлдерелде, аларны бетерү алымнары аңлатылды.
Район җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары белән берлектә әлеге юнәлешләр буенча киләчәктә эшне камилләштерү юллары билгеләнде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International