Татарстан Республикасы торак пунктлары җирләренең кадастр бәяләре үзгәрү нәтиҗәләренә бәйле рәвештә салым түлүләрен оптимальләштерү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме утырышының 15.02.2013 беркетмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре предметы җирләрнең базар хакын билгеләү булган арбитраж процессларда катнашалар.
Барлыгы 2013 елның 4 мартыннан алып 2013 елның 18 июленә кадәр Министрлык хезмәткәрләре 193 арбитраж процесс буенча 305 суд утырышында катнашкан.
Дәгъвалар 21 муниципаль берәмлек мәнфәгатьләренә кагыла.
Җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре юридик хезмәтләре хезмәткәрләренең җаваплылыгын һәм профессионализмын арттыру турында” Татарстан Республикасы Президентындагы 15.09.2012 киңәшмәнең №37-пр беркетмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен “Җир кишәрлекләренең кадастр хакын дәгъвалау” темасына укыту оештырылган иде.
Шулай ук Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең “Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм “Россия реестры кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе” ФДБУ филиалының 2012 елда эш йомгаклары һәм 2013 елга бурычлары турында” Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашындагы 31.01.2013 киңәйтелгән утырышы беркетмәсенең 2 пунктын үтәү йөзеннән, республика хакимияте органнары һәм муниципаль дәрәҗәдәге органнар белгечләре өчен күчемсез мөлкәт объектларын рәсмиләштеоүгә бәйле хокукый мәсьәләләр буенча (хокук билгеләүче документларны рәсмиләштерү, кадастр исәбе, хокукларны теркәү) укыту семинары уздырылды.
2013 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм суд утырышларында катнашучы башкарма комитетлар хезмәткәрләренең киңәйтелгән киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмә барышында башкарма комитетлар вәкилләре тарафыннан суд экспертизасы билгеләү турында үтенечнамәләр белдерү зарурлыгына аерым игътибар бирелде, эксперт оешмаларны сайлап алу принциплары аңлатылды һәм башкарма комитетлар вәкилләренә суд утырышларына килүне тәэмин итү тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта арбитраж судларда Татарстан Республикасында торак пунктлар җирләренең кадастр хакы нәтиҗәләрен үзгәртү турында дәгъвалар карау дәвам итә. Татарстан Республикасы Арбитраж судыннан керүче процессуаль документларга көндәлек мониторинг уздырыла.
Җирләрнең кадастр хакы турындагы эшләр буенча суд процесслары хакындагы мәгълүмат ай саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрелә.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге