2013 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Спас муниципаль районына бардылар.
Белгечләр төркеменә юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелек итте.
Министрлык белгечләре районда булганда Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары М.С.Гыйматдинов, Спас муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Е.В.Купоросов, Спас муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы Л.А.Андронова, Спас муниципаль районы Башкарма комитетынының оештыру бүлеге баш белгече М.П.Хрусталева, районның административ комиссиясе җаваплы секретаре Р.Н.Гыйматдинова катнашында эшче киңәшмә уздырылды, анда М.М.Ибәтов җирле үзидарә турындагы законнардагы үзгәрешләр турында, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын булдыру өчен кабул ителгән норматив хокукый актларны җибәрү зарурлыгы турында сөйләде, шулай ук җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларын кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.
Әлеге чара барышында министр урынбасары М.М.Ибәтов халыкны шәхсән кабул итте, гражданнарның торак мәсьәләсенә, җир кишәрлекләре алуга, савыктыру учреждениеләренә түләүсез юлламалар алуга, ТКХ өчен бурычларны түләүгә һәм башкаларга кагылышлы сорауларына җавап бирде.
“Татарстан Республикасы муниципаль районы һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.12.2005 № 144-ТРЗ Татарстан Республикасы Законыны нигезендә Департамент хезмәткәрләре тарафыннан районның административ комиссиясе эшчәнлеге тикшерелде. Шулай ук муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген оештыру өйрәнелде һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча җирле үзидарә органының җаваплы вазыйфаи затына тиешле тәкъдимнәр һәм аны үткәрүне оештыру буенча кисәтүләр әйтелде.
Регистрга кертергә тиешле муниципаль норматив хокукый актларны сайлап алу өлешендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгече тарафыннан районның җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтелде, шулай ук аерым норматив хокукый актлар мисалында җирле үзидарә органнары игътибары типик хаталарга һәм техник-юридик характердагы җитешсезлекләргә юнәлдерелде, аларны бетерү алымнары аңлатылды. Аерым игътибар җирле үзидарә органнары тарафыннан административ регламентлар әзерләүгә юнәлдерелде, аларда хаталар аеруча күп була.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге