2013 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика башкарма хакимияте органнары норматив хокукый актларын дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уздырылды, анда республика министрлыклары һәм ведомстволарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашты. Яртыеелык эчендәге йомгаклар буенча бу юнәлештә башкарылган эш турында, шулай ук норматив хокукый актларны бастырып чыгару тәртибендәге үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы Э.М. Аверьянова сөйләде.
Дәүләт теркәве функциясен “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” Татарстан Республикасы Президентының 2002 елның 8 маендагы № ПУ-352 Указы һәм “Республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын әзерләү, аларны дәүләт теркәвенә алу һәм бастырып чыгару кагыйдәләре турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 18 июлендәге карары нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башкара.
Дәүләт теркәвен гамәлгә ашыручы бүлек белгечләренең бурычы – тәкъдим ителгән норматив хокукый актның законнарга, федераль һәм республика законнарына туры килү-килмәвенү юридик экспертиза уздыру.
Уздырылган хокукый экспертиза нәтиҗәләре буенча теге яисә бу норматив хокукый актны теркәү йә, сәбәбе күрсәтелеп, теркәүдән баш тарту турында карар кабул ителә.
Уздырылган анализ күрсәткәнчә, соңгы елларда дәүләт теркәвенә тәкъдим ителә торган республика башкарма хакимияте органнары норматив хокукый актлары саны һәм, билгеле инде, теркәлгән норматив хокукый актлар саны арту тенденциясе күзәтелә, бу ведомство дәрәҗәсендәге мөнәсәбәтләрне норматив җайга салуның активлашуын, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының нормалар чыгару эшчәнлеге артуны күрсәтә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 149 норматив хокукый акт теркәлгән, үткән елның шул ук чорында - 123 акт.
Норматив хокукый актларны әзерләү һәм бастырып чыгару буенча иң актив эш Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан башкарылган.
Шуның белән бергә, дәүләт теркәве өлкәсендә шактый вакытлар кайбер министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан норматив хокукый актларны бастырып чыгару кагыйдәләрен бозу проблемалы мәсьәлә булып кала, шулардан: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән норматив хокукый актларның “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарында тулы күләмендә басылып чыкмавы йә әлеге акт белән расланган кушымталарның бөтенләй басылып чыкмавы. Сәбәбе – министрлыклар һәм ведомстволарның бастырып чыгару хезмәт күрсәтүләре өчен түләргә финанслары җитәрлек булмау.
Бу проблеманы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы законнарга үзгәрешләр кертү юлы белән тәкъдим итте. “Татарстан Республикасы законнарын һәм норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 17.07.2013 № 67-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы 20.07.2013 үз көченә керде. Матбугат басмаларында бастырып чыгару белән беррәттән норматив хокукый актларТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары сыйфатында теркәлгән хокукый мәгълүмат рәсми сайтында бастырып чыгарыла (массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлү таныклыгы 17.04.2013, сериясе Эл № ФС77-53753).
Республика башкарма хакимияте органнары норматив хокукый актларын әлеге сайтта урнаштыру Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан башкарыла. Норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә алу өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәргәндә актны бастырып чыгарган органга бастырып чыгару чыганагын күрсәтергү кирәк булачак.
Семинар-киңәшмә барышында министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан норматив хокукый актларны әзерләгәндә һәм дәүләт теркәвенә алу өчен җибәргәндә барлыкка килүче бүтән практик мәсьәләләр буенча да фикер алышынды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге