Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш планы нигезендә министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре эш башкару һәм архивны алып бару буенча җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеге оештырылуны өйрәнү максатыннан республиканың җәмәгать судьялары суд участокларына чыгалар.
2013 елның беренче ярты еллыгында Татарстанның 6 суд районында җәмәгать судьяларының 25 суд участогы эшчәнлеге өйрәнелгән. Икенче ярты еллык башында белгечләр республиканың Әгерҗе һәм Чүпрәле суд районнарында булдылар.
Суд участокларындагы эш барышында 2012 елга һәм 2013 елның беренче яртысына җәмәгать судьяларының төп күрсәткечләре сыйфатланышы, шулай ук суд эше культурасы, аерым алганда, хөкемне гамәлгә ашыру шартлары, шул исәптән суд утырышлары заллары, киңәшләшү бүлмәләре, җәмәгать судьялары кабинетлары, конвой, кулга алынган затлар һәм суд приставлары өчен биналарның кирәк-яраклар белән җиһазланышы тикшерелде.
“Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары турында” ТР Законының 10 ст. нигезендә ТР Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын оештыру ягыннан, шул исәптән матди-техник яктан тәэмин итә.
Бу юнәлештә төп мәсьәлә булып җәмәгать судьялары суд участокларын биналар белән тәэмин итү, ул биналарның төзеклеге һәм җиһазландырылышы тора.
Җәмәгать судьяларын оештыруны һәм аларның эшчәнлеген өйрәнү күрсәткәнчә, җәмәгать судьялары суд участокларын биналар белән тулысынча тәэмин итү әлегә хәл ителмәгән мәсьәлә булып тора. Күп суд участокларында җәмәгать судьялары һәм аларың аппараты биләп торган мәйдан 100 квадрат метрдан кимрәк тәшкил итә. Моның белән бәйле суд утырышлары заллары, конвой бүлмәләре, архивлар юк, аппарат хезмәткәрләре эш кабинетлары белән тәэмин ителмәгән.
Министрлыкның ТР Югары суды, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы , шәһәр һәм районнар администрацияләре белән әлеге юнәлештәге эшчәнлеге күп кенә проблемаларны уңай хәл итергә мөмкинлек бирде. Җәмәгать судьялары суд участокларын урнаштыру белән бәйле хәл елдан ел яхшары бара.
Суд учатокларын урнаштыру мәсьәләсе гражданнарның бозылган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен суд яклавына мөрәҗәгать итү хокукларын гамәлгә ашыруны каршылыксыз үтәү өчен мөһим шарт булып тора. Җәмәгать судьялары аппараты эшен өйрәнү барышында Министрлык белгечләре бу мәсьәләгә аерым әһәмият бирәләр, бигрәк тә гражданнарны җәмәгать судьялары тарафыннан шәхси кабул итү шартлары, гражданнарга суд эшләрен карап тикшерүнең вакыты һәм урыны турында хәбәр итү, гражданнарның тәкъдимнәрен, гариза һәм шикаятьләрен карап тикшерүгә аеруча игътибар бирелә.
Моның белән бергә эш башкаруны оештыру мәсьәләсе дә җентекләп өйрәнелде – суд участокларында суд эшен башкару буенча кулланманың үтәлеше, архивны оештыру, җәмәгать судьясы архивын эшләүне оештыру буенча кулланманың үтәлешен, суд участогы белгечләренең вазыйфаи регламентларны, суд аппараты хезмәткәрләренең үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм эчке хезмәт бүленешен белүләре тикшерелде.
Аеруча күзгә ташлана торган уңай үзгәрешләр куллануга заманча техник чаралар кертүдә, автоматлаштырылган эш урыннарын булдыруда күренә.
Җәмәгать судьялары аппаратын оештыруны һәм аның эшчәнлеген өйрәнү нәтиҗәләре буенча Әгерҗе һәм Чүпрәле суд районнарында Суд эшен башкару буенча кулланманы җитди бозулар табылмады. Эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә кирәкле тәкъдимнәр бирелде.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте