Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2023 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның беренче утырышы Әнәс Гатауллин рәислегендә узды.

Утырышта “Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылар.

“2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының 2022 елда үтәлешен контрольдә тоту кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерүләр нәтиҗәләре турында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов сөйләде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек турында доклад белән кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алексей Мельников чыгыш ясады.

Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2023 елга эш планы расланды.

Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның рәсми сайтында “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлегенең “Министрлык турында” бүлегендә табып була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International