2023 елның 28 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узачак.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. 2022 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында (алга таба – Министрлык) коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлек турында (Министрлыкта 2022 елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында хисап).
2. 2022 ел йомгаклары буенча норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү.
3. Министрлыкта коррупциягә каршы тору максатларында Министрлыкның бюджет акчаларын һәм мөлкәтен кулланганда законнарны үтәүне тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар. 2022 елда Министрлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары ихтыяҗлары өчен үткәрелгән сатып алуларны анализлау. 2022 елда Министрлык ихтыяҗлары өчен Дәүләт заказы урнаштыру нәтиҗәләре. Дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өлешендә идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе индикаторларын үтәү.
4.2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары белән расланган “2015-2025 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен контрольдә тоту кысаларында күчмә тикшерүләр үткәрү нәтиҗәләре турында.
5.2022 ел йомгаклары буенча Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча “Интернет” челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен урнаштыруга һәм тутыруга бердәм таләпләрне үтәү мониторингы нәтиҗәләре.