Нурлат муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген Министрлыкта республиканың Нурлат районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Нурлат муниципаль районы Советының юридик бүлегенең баш белгечләре Татьяна Нотфуллина һәм Александр Ханеня, Нурлат муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнардагы иң мөһим үзгәрешләр, аерым алганда, муниципаль берәмлекләр депутатларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга, милек, җир, торак мәсьәләләренә, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга кагылышлы үзгәрешләр турында хәбәр итте

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова Нурлат районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International