Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин быел беренче тапкыр коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышын уздырды.
Киңәшмә барышында Министрлыкның бүлек башлыкларының докладлары тыңланды.
Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Алексей Мельников 2022 елда ТР Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендә башкарылган эш турында доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барыла, ул коррупциягә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны киметүгә һәм Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Традиция буенча, коррупциягә каршы эш кысаларында Министрлыкның структур бүлекчәләренең тикшерүләргә чыгучы хезмәткәрләре белән, тиешле журналга инструктаж узу турында имза куеп, түбәндәгеләр буенча инструктаж үткәрелде:
- мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүенә юл куймау һәм аны җайга салу;
-коррупция куркынычы булган ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту;
- законнарда билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, хезмәт тәртибе кагыйдәләрен үтәүгә.
Мәсәлән, 2022 елда тикшерүләргә чыккан 15 кеше инструкция узган.
Исегезгә төшерәбез, Министрлыкта республиканың җәмәгать судьялары аппаратларында һәм Министрлыкта коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшли– 8(843)-222-60-30.