Бүген җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова видео-конференц-элемтә режимында җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен “Җирле үзидарә турында законнардагы үзгәрешләргә күзәтү. Муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерү” темасына белем бирү семинары уздырды.
Чарада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы идарәсенең төбәк законнары һәм муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү мәсьәләләре бүлеге башлыгы Рифат Рәхимов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова, Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгын күзәтү буенча 1 нче бүлеге прокуроры Оскар Юзлибаев катнаштылар.
Семинарда җирле үзидарә турындагы законнарга үзгәрешләр кертү, муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертү турында муниципаль берәмлекләр уставларын һәм муниципаль хокукый актларны теркәүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны “Кодекс” АМС ярдәмендә законнарга туры китерү тәртибе каралды.