3013 елның 9 августында җирле үзидарә органнарына комплекслы хокукый ярдәм күрсәтү, шулай ук Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республиканың эксперт төркеме комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре республиканың Балык Бистәсе муниципаль районында күчмә чара үткәрделәр, анда Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгече һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре катнашты.
Хокукый ярдәм күрсәтү кысаларында бердәм банк бүлеге белгече тарафыннан норматив хокукый актларның муниципаль регистрын булдыру өчен кабул ителгән норматив актлар юнәлеше буенча эш анализланды. Үз чиратында, Департаментның хокукый тәэмин итү бүлеге белгече административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен башкару буенча җирле үзидарә органнары эшен өйрәнде.
Шул ук вакытта белгечләр муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе эше, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый база белән таныштылар.
Бүгенге көндә эшләнә торган норматив хокукый актлар проектлары, аларны җәмәгатьчелек тикшерүе нәтиҗәләре турында мәгълүматның ачыклыгы системасы формалашу мәсьәләсе актуаль булу белән бәйле, белгечләрнең игътибары җирле үзидарә органнары тарафыннан халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү өлешендә норматив хокукый актлар кабул итүгә юнәлтелгән иде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район башлыгы урыбасары Р.И. Гыйлманов җирле үзидарә органнарының әлеге күрсәтелгән юнәлешләр беркетелгән вазыйфаи затлары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында билгеле булган кимчелекләр һәм югалтулар күрсәтелде, аларны бетерергә киңәш ителде.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте