ТР Тукай һәм Биектау муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына мәгълүмат-консультация юридик ярдәмен күрсәтү

2013 елның 13 августы, сишәмбе

Җирле үзидарә органнарына мәгълүмат-консультация юридик ярдәмен күрсәтү максатларында 2013 елның 6-7 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре эш сәфәре белән республиканың Биектау һәм Тукай муниципаль районнарында булдылар.
Районга баруның максаты - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалетдиновның республиканың күрсәтелгән районнарында “бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача хуҗалыгы алып бару”га “авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен” җир кишәрлекләрен рөхсәт иткән файдалануның төрен үзгәртү мәсьәләсе буенча суд актларын өйрәнергә дигән йөкләмәсе.
Документларны өйрәнү барышында Министрлык бегечләре төп игътибарны әлеге мәсъәләне карап тикшергәндә туган сорауларга бирделәр. Район юристлары белән берлектә суд актларына шикаять язу мәсьәләләре сөйләшенде, кирәкле киңәшләр бирелде һәм процессуаль документларның проектлары әзерләнде. Барлык әзер материаллар башкарма комитеты җитәкчесенә эштә файдалану өчен җибәрелде.
Йөкләнгәннәр белән бергә күчмә чара вакытында коррупциоген характердагы факторлар табылган муниципаль хокукый актларны тикшерү булды, аларны бетерү чаралары күрелде. Җирле үзидарә органнарына исә коррупциоген характердагы факторларны бетерү өчен элегрәк кабул ителгән норматив хокукый актларга тиз арада коррупциягә каршы экспертиза үткәрергә тәкъдим ителде.
Тукай районында коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы вазыйфаи затка кисәтүләр ясалды һәм экспертизаны оештыру буенча тәкъдимнәр бирелде.
Тукай муниципаль районында булу дәверендә Департамент белгечләре районың административ комиссиясе эшчәнлеген оештыруны, шулай ук административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары эшчәнлеген тикшерделәр.
Административ комиссияне тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия эшчәнлегендәге кимчелекләр билгеле булды, моның белән бәйле рәвештә, аларны бетерү өчен киңәшләр бирелде, шулай ук административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының эшләрен активлаштырырга кирәклегенә басым ясалды.

ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте

            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International