Татарстан Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә Татарстан дәүләт граждан хезмәтенең класс чинын бирү һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Бүген ул аттестация узучыларның берсе - Алинә Бадамшина, Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты. Дәүләт хезмәтендә 3 ел эшли. Алинә сүзләренчә, ул ныклап әзерләнә: дәүләт хезмәте, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны һәм аның һөнәри эшчәнлеген регламентташтыручы норматив хокукый актларны кабатлый.
Аттестация комиссиясе 3 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырган һәм аларга биләгән вазифаларына ярашлы рәвештә класс чины бирү өчен тәкъдим ителгән дигән карар кабул итте. 7 аттестацияләнүче дәүләт хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә дип, 3 аттестацияләнүче – биләгән вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертү өчен тәкъдим ителә дип, 2 аттестацияләнүче –өстәмә һөнәри белем алу шарты белән биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылдылар.
Аттестация хезмәткәрләрнең белемнәрен, эш тәҗрибәсен һәм сыйфатын, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген вакытында бәяләргә мөмкинлек бирә. 2023 ел башыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 36 хезмәткәре аттестация үтте.