Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина бүген Айдар Галиәкбәров рәислегендә узган Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты.
Утырышта доклад белән чыгыш ясаганда Надежда Рагозина Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, җәмәгать судьяларының эш нәтиҗәлелеге җәмәгать судьяларының, аларның аппаратлары хезмәткәрләренең, анда килүчеләрнең, шулай ук суд участоклары биналарының һәм бүлмәләренең иминлеген тәэмин итүгә бәйле.
2022 елда суд приставлары хезмәтендәге хезмәттәшләр белән берлектә җәмәгать судьялары биналарында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләр буенча өйрәнүләр үткәрелде. Укулар Казан, Зеленодольск, Түбән Кама суд участокларының 4 бинасында узды.
1 сентябрьдән “Җәмәгать судьялары” программа комплексы аша электрон рәвештә Федераль суд приставлары хезмәтенә башкарма документлар җибәрү сервисы эшли башлады. Бүгенге көндә суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә 50 меңнән артык документ җибәрелгән. Министр урынбасары сүзләренчә, сервис суд актларын үтәүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, башкару документларын югалту куркынычын һәм почта хатларын җибәрү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә.