Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 7 апрелендәге 427 номерлы карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 17 апрелендәге 310 номерлы карары белән расланган территориаль планлаштыру схемалары проектларын карау тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Карар Россия Федерациясенең ике яки аннан да күбрәк субъектларының, Татарстан Республикасы белән уртак чикләре булган субъектларның территориаль планлаштыру схемалары проектларын, республика муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру схемаларын карау процедурасын гадиләштерүгә юнәлдерелгән.
Аерым алганда, үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, территориаль планлаштыру проектларын килештерү сроклары кыскартылды, шулай ук булган каршылыкларны бетерү өчен килешү киңәшмәсен үткәрү өчен нигезләр тәгаенләнде.