Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының аттестация һәм квалификация имтиханын үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Аттестацияләү комиссиясе карары буенча 2 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханы тапшырды һәм биләгән вазифасына ярашлы рәвештә класс чины бирү өчен тәкъдим ителде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 3 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзләре биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылдылар, 7 аттестацияләнүче үзләре биләгән вазыйфага туры килә дип танылдылар һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертелделәр, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килми дип танылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.г. Гатауллин һәм “ТИСБИ” Идарә университетының юридик факультетының җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты С. К. Бадамшин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International