Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар. Татарстан Республикасы юстиция министры аларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Заһидуллин студентларның игътибарын музейның Өлкә Юридик курсларын булдыруга багышланган икенче стендына юнәлтте һәм аларга ТАССР юстиция халык комиссары Палютин Хафиз Рәхмәтулла улы турында сөйләде.
Оештыру сәләте, инициативалылыгы, хуҗалык һәм партия эшләрендә югары белем дәрәҗәсе нәтиҗәсендә Хафиз Палютинның һөнәри юлы бик бай була. 1926 елның мартында Казан шәһәр советыннан делегат итеп җибәрелгән VI Бөтентатар Советлар съездында аны юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры итеп сайлыйлар. Ул Казанда, шулай ук республика районнарында суд һәм прокуратура органнарының абруен һәм йогынтысын ныгытуга күп көч һәм энергия кертә
“Нәкъ менә Хафиз Рәхмәтулла улы 1927 елның июнендә РСФСР Юстиция Халык Комиссариатының III Бөтенроссия киңәшмәсендә Казан университетының юридик факультетын торгызу тәкъдиме белән чыгыш ясый, шуның белән республиканың юридик белем һәм фән үсешенә зур өлеш кертә”, - дип ассызыклады министр.
Музейның экспозиция залы буенча күзәтү экскурсиясен Юстиция министрлыгы хезмәткәре Семен Сметанин үткәрде. Ул Юстиция министрлыгының барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде. Кунаклар архив документлары, фотосурәтләр һәм бүләкләр белән бик кызыксынып таныштылар.