Административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары стажировкасы

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре административ комиссиясе мәйданчыгында Әлки, Бөгелмә, Нурлат, Питрәч, Теләче муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьларының чираттагы стажировкасы узды.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе юридик бүлеге башлыгы Ярослав Елистратов административ производствоны кузгату тәртибе, төзелә торган материалларның, административ хокук бозулар турында беркетмәләрнең тулылыгы һәм сыйфаты турында сөйләде.

Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең административ материалларны карауның гомуми тәртибен оештыру бүлеге башлыгы Артем Горицкий административ материалларны карау үзенчәлекләре, административ комиссия утырышы процедурасы, хокук бозучыларга җәза билгеләү турында карарлар җибәрү, административ комиссия карарларының үтәлешен тикшерүне гамәлгә ашыру турында аңлатты.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Әлфия Сәгъдиева административ штрафларны түләтүне оештыру турында аңлатты.

Стажерлар Казан шәһәренең административ комиссиясе эше белән таныштылар: утырышта күзәтүчеләр сыйфатында катнаштылар, эшләрне рәсмиләштерү һәм формалаштыру тәртибен өйрәнделәр. Стажировка ахырында “түгәрәк өстәл” уздырылды, аның барышында стажерларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International