Бүген Дәүләт Советы утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин парламентарийларга “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының яңа редакциясен тәкъдим итте.
Закон проекты федераль законнар үзгәрү һәм республика Конституциясенә төзәтмәләр кертү белән бәйле рәвештә эшләнгән. Аерым алганда, элек башкарма хакимият органнары системасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы билгеләгән булса, ә республика Президенты башкарма органнар структурасын билгеләгән булса, хәзер системаны һәм структураны раслау Татарстан Республикасы Рәисенең аерым карамагына кертелгән.
Министр билгеләп үткәнчә, закон проекты белән дәүләт хакимияте башкарма органнарын оештыру һәм эшчәнлегенең хокукый нигезләре, ТР Рәисе һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкаләтләре билгеләнә.
Конституциянең күрсәтелгән нигезләмәләрен үстерүгә закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының составы һәм структурасы, вәкаләтләре срогы, эш тәртибе, Премьер-министр, аның урынбасарлары, хөкүмәтнең башка әгъзалары компетенциясе регламенттала. Шулай ук закон проекты белән Министрлар Кабинеты һәм Хөкүмәт президиумы утырышларын үткәрү мәсьәләләре җайга салына.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды.