Питрәч муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың Питрәч районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Питрәч муниципаль районы башлыгы урынбасары Венера Игнатьева, Питрәч муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы Светлана Павлова, Питрәч муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альберт Камалетдинов катнашучыларга, аерым алганда, муниципаль берәмлекләр депутатларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга, мөлкәт, җир, торак мәсьәләләренә, аерым категорияләрне социаль яклауга кагылышлы законнардагы мөһим үзгәрешләр турында сөйләде

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Питрәч районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International