Бүген Министрлыкта республиканың Балык Бистәсе районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.
Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Балык Бистәсе муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы урынбасары Булат Калиев, Балык Бистәсе муниципаль районы составындагы авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альберт Камалетдинов катнашучыларга законнарда, аерым алганда, муниципаль берәмлекләр депутатларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга, мөлкәт, җир, торак мәсьәләләренә, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга, шулай ук муниципаль берәмлекләрне кызыксындырган башка мәсьәләләргә кагылышлы мөһим үзгәрешләр турында сөйләде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Балык Бистәсе районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.