Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Утырышта түбәндәгеләр буенча фикер алыштылар:
1) «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты. Закон проектын эшләүче - Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты;
2) «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясындагы 3 пунктындагы «в» пунктчасын Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2023 елның 14 апрелендәге 28-6/10/П-2908 номерлы хаты нигезендә гамәлгә ашыру максатларында «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына төзәтмәләр кертү мәсьәләсе.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты эшләп бетерү өчен кире кайтарылды, икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты катнашында өстәмә фикер алышу кирәклеге турында карар кабул ителде.