Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясау

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру мәсьәләсендә 2023 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы муниципаль берәмлекләр вәкилләре, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар, шулай ук муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю өчен җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмә барышында җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина җирле үзидарә органнарының муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга йомгак ясады.

Административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Гөлнара Касыймова хәбәр итте.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин мәҗбүри рәвештә штрафлар түләтү турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Штрафларны түләтү буенча күрсәткечләрне тикшергәндә Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама районы административ комиссияләре вәкилләре тыңланды.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында административ штрафлар буенча бурычларны киметү һәм муниципаль регистрны тутыру максатында нәтиҗәле эшне оештыру буенча бурычлар куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International