Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә 2023 елның I кварталы йомгаклары буенча мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм алар буенча бурычлылар булып иҗтимагый хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Отчет чорында эш йомгаклары буенча доклад белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Гөлнара Касыймова чыгыш ясады. Отчет реестрларын тутыру буенча төп искәрмәләр тикшерелде.
Киңәшмәдә ышанычлы мәгълүмат бирү һәм куелган бурычларга җаваплы мөнәсәбәт, шул исәптән суд приставлары мәгълүматлары белән чагыштырулар үткәрү кирәклегенә игътибар иттеләр.