2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшерү һәм Тәтеш муниципаль районында хокукый ярдәм күрсәтү турында

2013 елның 20 августы, сишәмбе

3013 елның 15 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре составына мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты вәкилләре кергән төркем белән республиканың Тәтеш муниципаль районына күчмә чара үткәрделәр.
Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре А.А.Беденьгов, Д.Ю.Никишин, Н.А.Шакирова 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшерделәр.
Тикшерү барышында район башлыгы кул астында оештырылган Коррупциягә каршы тору буенча советның, эш урынындагы тәртипкә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиянең гамәлдә булу мәсьәләләре карап тикшерелде, районның муниципаль коррупциягә каршы программасы, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программалы чараларның үтәлеше өйрәнелде.
Районның җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы чаралар үткәрү өчен җаваплы затларга коррупциягә каршы эшнең аерым юнәлешләрен камилләштерү буенча киңәшләр бирелде. Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре Е.А. Шиһабиева һәм А.В. Лохотской муниципаль норматив хокукый актларны эшләү һәм кабул итү эше оештырылышы белән таныштылар.
Норматив хокукый актларны өйрәнү барышында, “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлештәре турында” 07.05.2012 елдагы 601 номерлы РФ Президенты Указының норматив хокукый актларның эшләнә торган проектлары, аларны җәмәгатьчелектә тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматны ачу системасын формалаштыру хакында нигезләмәләрен исәпкә алып, җәмәгатьчелек тыңлауларын оештыру һәм үткәрү өлешендә норматив хокукый актлар кабул итүгә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүнең беренчел йомгаклары һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү буенча гомуми тәкъдимнәр Тәтеш муниципаль районы башлыгы В.С. Чершинцевка җиткерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Корруциягә каршы тору” бүлегендә “2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшерү” бүлекчәседә танышырга була.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International