Юстиция министрлыгында документларны электрон төргә күчерү турында фикер алыштылар

2023 елның 12 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә башкарма хакимият органнары тарафыннан электрон документлар формасында төзелә, саклана һәм кулланыла торган документлар исемлеген әзерләү буенча тәкъдимнәр тикшерелде.

Эшләр номенклатурасын анализлау нигезендә ТР Юстиция министрлыгында елына 265 эш барлыкка килүе ачыкланды.

Киңәшмә кысаларында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Минҗанова электрон документларны конвертацияләүнең, документларның электрон һәм матди дубликатларын булдыруның, шулай ук аларны саклауның төп нигезләмәләре турында сөйләде.

“Кәгазь документларны электрон төргә күчерү аларның юридик әһәмиятен саклый”, - дип ассызыклады Гөлнара Минҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International