Саба муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Саба муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чарада Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы Альберт Миңнекәев, Саба муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнардагы, аерым алганда, муниципаль берәмлекләр депутатларының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга, мөлкәт, җир, шәһәр төзелеше, торак мәсьәләләренә, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга, шулай ук муниципаль органнарны кызыксындырган башка өлкәләргә кагылышлы мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Саба районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.

Видео аша кабул итү барышында якын арада җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчү мөмкинлеге мәсьәләсе, шулай ук генераль планнарны һәм җирдән файдалану һәм торак пунктлар төзү кагыйдәләрен үзгәрә торган федераль законнарга туры китерүнең проблемалы мәсьәләләре каралды. Сорауларга җентекле җаваплар алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International