Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышы нәтиҗәләре

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышы узды.

Экспертлар советы әгъзалары Татарстан Республикасы законнарының түбәндәге проектларын карадылар:

1) “Оешмалар милкенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;

2) “Татарстан Республикасы Экология кодексының 135 һәм 135⁴  статьяларына үзгәрешләр кертү турында”;

3) “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 14 статьясына үзгәреш кертү хакында”;

4) “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”.

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 14 статьясына үзгәреш кертү хакындагы закон проекты Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан федераль законнарны гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән, аның нигезендә дәүләт граждан хезмәткәрләре аның акцияләренең (өлешләренең) 50 проценттан артыгы дәүләт корпорациясе милкендә, дәүләт компаниясе яки иҗтимагый-хокукый компаниядә булган дәүләт корпорациясе, дәүләт компаниясе яки иҗтимагый-хокукый компания оешмасы булып торган коммерция оешмасы белән идарә итүдә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең норматив хокукый актлары яки Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актлары белән билгеләнгән тәртиптә, әлеге оешманың коллегиаль идарә органы әгъзасы буларак түләүсез катнашырга хокуклы, әгәр федераль конституцион законнар яки федераль законнар белән башкасы билгеләнмәгән булса.

Югарыда күрсәтелгән закон проекты белән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренең билгеләнгән оешмалар белән идарә итүдә түләүсез катнашу хокукын билгеләү, ә мондый катнашу тәртибен билгеләү вәкаләтен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына беркетү тәкъдим ителә.

 

Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проектлары экспертлар советы әгъзалары тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International