Республиканың авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмәләр

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Республикада ел саен авыл җирлекләре башлыклары өчен җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр үткәрелә.

 

29 майда министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Югары Ослан авылында уздырыла торган чираттагы семинар-киңәшмәдә катнашты.

 

Үз чыгышында Мөхәррәм Ибәтов җирлек башлыкларының нотариаль гамәлләр башкарганда, муниципаль милек белән идарә иткәндә  очраша торган проблемалы мәсьәләләрне карады. Министр урынбасары муниципаль нормалар иҗат итүгә һәм законнарны системалаштыруга аерым игътибар бирде, хокукый мәгълүматның рәсми порталында муниципаль актларны бастырып чыгарганда ясала торган типик хаталарга басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International