ТР Әгерҗе һәм Актаныш муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау турында

2013 елның 23 августы, җомга

2013 елның 20-22 августында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Әгерҗе һәм Актаныш муниципаль районарында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны һәм аның торышын өйрәнделәр.
Киләчәктә башка районнарга да чыгуга бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен 19 августа Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең оештыру киңәшмәсе булып узды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров алып барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Ногоманов катнашты һәм чыгыш ясады, ул эш төркеме әгъзалары алдына конкрет бурычлар һәм максатлар куйды, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнгәндә аеруча игътибарны таләп итә торган мәсьәләләрне дә атап үтте.
Күчмә тикшерү барышында эш төркеме әгъзалары әлеге районнарның җирле үзидарә органнарының 2011 – 2014 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны үтәү буенча, шулай ук Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен, сыраны һәм тәмәкене чамадан тыш куллануны профилактикалау һәм халыкта сәламәт яшәү рәвеше булдыру эшчәнлегенең торышын өйрәнделәр.
Моннан тыш, составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары расланган план-задание нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген аның төрле юнәлешләре буенча тикшерделәр.
Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре районнарның административ комиссияләре эшчәнлеген дә тикшерделәр, муниципаль норматив хокукый актларга һәм муниципаль норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген өйрәнделәр. Ике районда да башлыкның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасарлары белән очрашу үткәрделәр. Хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны һәм торышын өйрәнү нәтиҗәләре буенча тикшерүләр йомгаклары буенча фикер алышынды, аның барышында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Уздырылган чараларның йомгаклары буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Ногоманов катнашты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында юстиция министры урынбасары - Департамент башлыгы М.М.Ибәтов халыкны шәхси кабул итү үткәрде, ул анда гражданнарның торак белән тәэмин итү, җир кишәрлекләре алу, сәламәтләндерү учреждениеләренә бушлай юлламалар бирү, ТКХ бурычларын түләү кебек һәм башка шундый сорауларга җавап бирде.


ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International