Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен “Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза” темасына укыту семинары узды.
Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина һәм хокукый экспертиза һәм нормалар төзү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Лилия Морадыймова катнаштылар.
Семинарда җирле үзидарә органнарының эшен коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә вәкаләтле бәйсез экспертларның бәяләмәләре белән бәйле рәвештә оештыру, бәйсез экспертларның җирле үзидарә органнарына кергән бәяләмәләрен анализлау мәсьәләләре каралды.
Лилия Морадыймова җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары һәм норматив хокукый актлары проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә ешрак ачыклана торган коррупция факторлары турында сөйләде.