Прокуратура органнарында семинар

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасында Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин рәислегендә ирегеннән мәхрүм ителү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзаны үтәгән затларны социаль реабилитацияләү һәм адаптацияләү мәсьәләсе буенча уку-методик семинар узды.

Семинар Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы составына керүче субъектлары прокуратураларының видео-конференц-элемтә режимында кушылуында  узды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашты, ул “Төбәк территориясендә җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору программасын гамәлгә ашырганда җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә характерлы җитешсезлекләр турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Семинарда шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, җәзаларны үтәү хезмәтенең федераль органнары, Түбән Новгород өлкәсе эчке эшләр, Саратов һәм Оренбург өлкәләренең хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре һәм башка катнашучыларның докладлары тыңланды.

Чараның актуальлеге 2024 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә пробация турында” Федераль законның законлы көченә керүе белән бәйле, ул яңа пробация институтын хөкем ителгән затларга, шулай ук җәзаларны үтәү учреждениеләреннән азат ителгәннәргә карата, аларны алга таба ресоциализацияләү һәм җәмгыятькә яраклаштыру максатында, шул исәптән җинаять-хокукый характердагы башка чаралар билгеләнгән затларга карата кулланыла торган чаралар җыелмасы буларак кертүне күздә тота.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International